Татарстан Президенты «Фармстандарт» фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты»

28.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фармстандарт» АҖ Директорлар советы рәисе Виктор Харитонин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Фармстандарт» - Россиядә иң эре фармацевтика компанияләренең берсе. Компания предприятиеләре дару препаратларын, БАД һәм медицина эшләнмәләрен җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Харитонин Татарстан белән «Фармстандарт» арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән республика территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.