Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районында капремонт программасын тормышка ашыруның барышына бәя бирде
09.07.2008
Аксубай муниципаль районының өч-дүрт ел эчендә капиталь ремонт кысаларында күпфатирлы торак йортларны тәртипкә китерү мөмкинлеге бар (“Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында” федераль законны тормышка ашыру). Бу турыда бүген Аксубай муниципаль районында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Аның сүзләренә караганда, районга киңәшмәгә килгән республика җитәкчеләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре бүген күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасының районда яхшы гына тормышка ашырылуын күрделәр. “Әлбәттә, монда торак йортлар тузган, ямьсез, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Ләкин сез бу эшкә алынсагыз, мондый стандарт куйсагыз (түбәләргә ремонт ясау, йортларны җылыту, сайдинг белән тышлау), барысын да тәртипкә китерә алачаксыз”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук капремонт буенча федераль нормативка райондагы 11 күпфатирлы торак йорт эләгүен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, Аксубай муниципаль районында янгын сүндерү депосы да реконструкция ясауга (яңартып коруга) мохтаҗ. “Монда инде куркынычсызлык мәсьәләсе килеп баса, - диде ул. – Янгын сүндерү депосы бик примитив, һәм моны ничектер хәл итәргә кирәк”.
Социаль-икътисади хәл турында Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов җентекләп сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы үзгәргәннән соң (Камил Гыйльманов район белән 2008 елның 23 нче маеннан җитәкчелек итә башлады), республика җитәкчелегенең бу районга әле беренче тапкыр гына килүен бирегә җыелучыларның исләренә төшерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте