Татарстан Республикасы вице-премьеры Борис Павлов Татарстанда наноиндустрияне үстерүнең комплекслы проекты буенча ведомствоара эшче төркем утырышы уздырды
09.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстанда наноиндустрияне үстерүнең комплекслы проекты буенча ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын уздырды.
Киңәшмәдә “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясенең генераль директоры урынбасары Андрей Малышев катнашты.
Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә - Татарстан Республикасы һәм “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дип аталган Дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы вице-премьеры Борис Павлов илдә наноиндустриянең үсеше гаять актуаль мәсьәлә булуын һәм аңа зур әһәмият бирелүен әйтте.
Андрей Малышев ведомствоара эшче төркем әгъзаларына “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясен тәкъдир итте. Аның сүзләренә караганда, бүген “Роснанотех” Дәүләт корпорациясенең төп бурычы – наноиндустрияне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенә ярдәм итү.
“Рәсәй нанотехнологияләр өлкәсендә дөнья лидеры булырга тиеш, - диде Андрей Малышев. – Дәүләт корпорациясе эчкерсез булырга һәм җәмәгатьчелеккә үзебезнең максат һәм бурычларыбыз турында мөмкин кадәр мәгълүмат биреп барырга тырыша”.
Үз эшчәнлегендә “Роснанотехнологияләр” корпорациясе дәүләт һәм предприятиеләрнең финанслауда катнашуы принципларынд, нанотехнология товарларын җитештерү өчен, уңай шартлар тудырырга тиеш. Шуннан соң Андрей Малышев тәкъдим ителгән проектларны сайлап алу һәм тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән экспертиза үтү һәм проектны финанслау турында карар кабул итү тәртибе хакында сөйләде.
Проектларны фәнни-техник совет һәм инвестицияләр буенча совет сайлап алачак (тәкъдим ителгән гаризаларга нигезләнеп), ә аларның карарын күзәтү советы раслаячак.
“Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары шулай ук проектларны сайлау кысаларында төбәкләр белән үзара бәйләнешкә керү турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, төбәкләр белән үзара бәйләнешкә керү турында кайбер килешүләр инде төзелгән. “Бик якын арада без дәүләт корпорациясе таләпләренә туры киләчәк проектларны ачыкларга (билгеләргә) тиешбез”, - диде Малышев әфәнде. Ул шулай ук проектларны финанслау, нанотехнологияләрне үстерү өчен инфрастуктура булдыру һ.б. мәсьәләләр буенча киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Ведомствоара эшче төркем утырышы ахырында Андрей Малышев һәм аны озата баручылар “Химград” технопаркын һәм аның янәшәсендәге территорияләрне, шуннан соң – “Идея” инновация-җитештерү технопаркы мәйданнарын карадылар.
Бүгенге көннең икенче яртысында “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышевны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте