ЕГРНда тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат 851 мең күчемсез милек объектында ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында инвентаризацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыруда җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Күчемсез милеккә хокукны теркәү, беренче чиратта, гражданнарның үзләре өчен кирәк. Күчемсез милек тиешенчә теркәлмәгән очракта, вафат булган хуҗаның варислары мирасны суд аша гына үзләренә яздыра ала.
1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр барлыкка килгән хокукларны яңадан теркәү өчен 350 сум дәүләт пошлинасы түлисе булган. 2020 елның 29 декабреннән дәүләт пошлинасы бетерелгән.
“Дәүләт пошлинасын түләүне бетерү турындагы Татарстан Республикасы тарафыннан чыккан инициативаны Россия Финанс министрлыгы хуплады һәм Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде”, - диде Фәнил Әһлиуллин.
Кагыйдә буларак, Татарстанда 2000 елга кадәр җиргә, йортка хокуклар дәүләт актлары, нотариус һәм Техник инвентаризация бюросы документлары нигезендә расланган. Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен, аны Росреестрда теркәргә кирәк.
Җирне, йортны алыш-биреш итүдән тыш, юллар салынганда участок дәүләт карамагына алынган очракта тиешле компенсациягә дәгъва кылу өчен дә милекнең теркәлгән булуы шарт. Шулай ук күрше участокның чикләре ачыкланган вакытта хуҗаның хокуклары бозылмасын өчен алдан теркәү эшен башкарып кую кулайрак.
“Барлык гражданнарны да әлеге мөмкинлектән файдаланырга һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәргә чакырам. Муниципалитетлардагы җирле администрация гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерүдә бөтен методик ярдәмне күрсәтергә әзер”, - диде Фәнил Әһлиуллин.