Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Аксубай муниципаль районында
09.07.2008
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле визит белән Аксубай муниципаль районында.
Иртән Рөстәм Миңнеханов киңәшмә уздырды. Анда Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш перспективалары турында фикер алышу булды. Доклад белән Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов чыгыш ясады.
Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры “Республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең агымдагы елның I яртыеллыгында эш нәтиҗәләре һәм 2008 ел уңышын җыю буенча бурычлар турында”гы республика семинар-киңәшмәсендә катнашты (район Мәдәният йорты).
Шуны да искә төшерик: республика семинар-киңәшмәсе Аксубай муниципаль районында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында уза.
Киңәшмәдә шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика муниципаль районнары администрациясе вәкилләре, Татарстан территориясендә урнашкан эре агрохолдинглар башлыклары катнашты.
Семинар-киңәшмә алдыннан әлеге чарада катнашучылар игенчелекнең инновацион юнәлешләре, реконструкцияләнгән (яңартып төзелгән) сөт комплексында (“ВАМИН-Аксу агрофирмасы) терлекчелек продукциясен җитештерү технологиясе белән таныштылар.
Семинар-киңәшмә кысаларында заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазы күргәзмәсе эшли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте