Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда халыкара спорт чараларын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Искәртик, Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде (2022 елның гыйнварында Казанда узачак). Россия спорт министры Татарстан спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашыр дип көтелә.