Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Агымдагы елда һәм аннан соңгы елларда булачак чаралар, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга (2022 елда) әзерлек һәм аны оештыру мәсьәләләре, башка вакыйгалар турында фикер алышынды.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов белән очрашты.
Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе мөхбир әгъзасы Айнур Тимерханов 2021 елның 15 гыйнварында академияне гамәлгә куючылар советы утырышы нәтиҗәләре буенча (элек ул фәнни эшчәнлек буенча проректор вазифасында иде) югары уку йорты ректоры вазыйфаларын башкаручы була.
Рөстәм Миңнеханов һәм Айнур Тимерхановның очрашуында күтәрелгән төп тема - Болгар ислам академиясенең үсеш перспективалары. Вузның фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә академияне гамәлгә куючыларның берсе булып тора, Болгар ислам академиясе эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Югары уку йорты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды.