Бүген Казанда «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында «Ел студенты-2020» XVI республика премиясе финалы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Президенты ассызыклаганча, «Ел студенты» тантанасы республикада инде 16 нчы тапкыр үткәрелә. Ул Студентлар лигасының Татарстанның студентлар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Быел Студентлар лигасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.
«Студент еллары – ул күңелле һәм кызыклы вакыт. Бүген без сезгә карап көнләшәбез. Сезнең бар нәрсә дә алда әле. Илебезнең, республикабызның, шәһәрләребезнең киләчәге – болар бар да сезнең карамакта», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, безнең илдә югары мәктәп үсешенә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә республикада да күп эш башкарыла: бүген Татарстан университетлары Россиядә иң яхшылардан санала. «Иң мөһиме –безнең республика яшәү өчен куркынычсыз һәм уңайлы булырга тиеш, ә безнең гражданнар үсеш перспективасына ия булырга тиеш. Бу юнәлештә зур эш алып барыла», - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов волонтерлык темасын аерым кузгатты. Ул ассызыклап үткәнчә, коронавирус пандемиясенең иң катлаулы чорында волонтер студентлар ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга булышу буенча барлык акцияләрдә дә актив катнаштылар. «Волонтерларга рәхмәт! Безнең республика сезнең белән горурлана», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Ел студенты – 2020» премиясе финалистларын бүләкләде. "Гран-при" номинациясендә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиев җиңү яулады.