Татарстан Президенты халыкны диспансерлаштыру эшен активлаштырырга кушты

25.01.2021

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына медицинаның һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов халыкны профилактик чаралар белән тулысынча тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул министрлыклар, ведомстволар, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, муниципаль берәмлек башлыкларын гражданнар һәм хезмәткәрләр диспансеризациясен актив һәм үз вакытында үткәрүне тәэмин итәргә чакырды.

Узган ел 677 мең кеше диспансерлаштыру һәм 173 мең кеше профилактик тикшерү планлаштырылган иде. Әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте: планны 50%ка гына үти алдык. «Быел, бөтен мөмкинлекләрне туплап, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешергә кирәк. Диспансерлаштыру буенча план – 715 мең кеше, профилактик тикшерү буенча – 190 мең кеше», - диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты ерактагы авылларда яшәүчеләргә аерым игътибар бирергә кушты. Бу максатлар өчен республикада 4 мобиль комплекс каралган. Рөстәм Миңнеханов әлеге комплексларны вакцинация вакытында да кулланырга тәкъдим итте.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, кадрлар кытлыгы сәламәтлек саклау өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала, бигрәк тә беренчел звенода. «Сәламәтлек саклау министрлыгына, районнар башлыклары белән бергә, медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү эшен дәвам итәргә кирәк. Беренче чиратта бу Лениногорск, Аксубай, Спас һәм Зәй районнарына кагыла. Район җитәкчелеге дә, сәламәтлек саклау хезмәте дә – алар барысы да медицина кадрларын җәлеп итүгә юнәлтелергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.