Рөстәм Миңнеханов: Сәламәтлек саклау системасының җайга салынган бердәм эше коронавируска каршы вакцинацияне оешкан төстә уздырырга мөмкинлек бирәчәк

25.01.2021

Коронавирустан вакцина ясаганда логистиканы һәм маршрутлаштыруны төгәл уйларга, волонтерларны аңлату һәм оештыру эшләренә актив җәлеп итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

18 гыйнвардан Россия Президенты халыкны коронавирус инфекциясенә каршы массакүләм вакцинацияләү турында игълан итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, иң төп өстенлек – халыкка мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерү  һәм вакцинацияләүгә әзерлекне тәэмин итү.

«Республикада халыкка масштаблы вакцинация үткәрү эшен җайга салу максатыннан, без оперерштаб кысаларында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина югары уку йортлары, Роспотребнадзор һәм Татмедиа вәкилләрен дә кертеп, эшче төркем оештырдык. Һичшиксез, бу беренчел звенога бик зур йөкләнеш, әмма без бу юлны узарга тиеш», - дип ассызыклады ТР Президенты.

«Безнең белгечләребезнең ике вакцина буенча да эш тәҗрибәсе бар инде. Тиздән өченче вакцина да булачак. Безнең уңай фикерләр бар. Куркар өчен  бернинди сәбәпләр дә юк. Мин ышанам ки, сәламәтлек саклау системасының җайга салынган бердәм эше нәтиҗәсендә без бу бурычны хәл итә алачакбыз», - дип өстәде ТР Президенты.

Бу эшне оештырганда Рөстәм Миңнеханов халыкны гриппка каршы вакцинацияләү буенча уңай тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итте. Ул шулай ук "куркыныч янау төркемендә" булган гражданнарны – 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затларны, предприятие, медицина һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен вакциналаштыруга аерым игътибар бирергә кушты. Прививка процессын барлык кирәкле таләпләрне үтәп оештыру зарур, дип билгеләп үтте ТР Президенты


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.