Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Юбилярны хөрмәтләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Игорь Анатольевич Тарчевский 1931 елның 24 гыйнварында Омск шәһәрендә туа. 1954 елда Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый. 1954-1965 елларда – бу факультетның аспиранты, ассистенты, үсемлекләр физиологиясе һәм микробиология кафедрасы доценты. 1958 елда кандидатлык диссертациясен яклый, 1964 елда үсемлекләрнең фотосинтезы химиясенә тискәре шартлар йогынтысына багышланган докторлык диссертациясен яклый. 1965 елда Казан университетында биохимия кафедрасын оештыра һәм җитәкли. 1975-1992 елларда – СССР ФАнең Казан филиалының Казан биология институты директоры. 2017 елдан хәзерге вакытта – «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесенең аерымланган структур бүлекчәсе – Казан биохимия һәм биофизика институтының оксилипиннар лабораториясе баш фәнни хезмәткәре.
Рөстәм Миңнеханов Игорь Тарчевскийны юбилее белән котлады һәм сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән илебез фәне үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Игорь Анатольевич Тарчевский "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Игорь Тарчевскийга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлау телеграммасы җибәргщн.
"Сез булдырган һәм үсеш алган фәнни юнәлеш – бүгенге Татарстанның конкурентлылык сәләте өчен бик мөһим платформа, - диде Рөстәм Миңнеханов, юбилярга мөрәҗәгать итеп. – Бүген сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән котлау безнең өчен зур дәрәҗә!»