Татарстан Президенты Covid-19 кичергәннәр өчен реабилитация программасын эшләргә кушты

25.01.2021

Татарстанда коронавирус кичергән пациентлар өчен реабилитация программасын эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Covid-19 авыручылар өчен реабилитация системасы шаблонлы була алмый һәм барлык мөмкин булган нәтиҗәләрне дә исәпкә алырга тиеш. «Безнең республикада 40тан артык санаторий бар, гражданнарның сәламәтлеген торгызу өчен аларның мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Шулай ук нәтиҗәлелеген исбатлаган реабилитация алымнарын кулланырга кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, коронавирус пандемиясе сәламәтлек саклау өлкәсе өчен җитди сынау булды. Тармак бюджеты 89 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Инфекциягә каршы көрәшкә өстәмә 2,6 млрд. сум бүлеп бирелгән, 55 йогышлы госпиталь җәелдерелгән, 9 меңнән артык медицина җиһазлары сатып алынган. Моннан тыш, ашыгыч медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау хезмәтләре автопаркы яңартылды, тормышны саклап калу буенча яңа технологияләр кертелде. "Эшкә 17 мең 752 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән. Стимуллаштыру буенча барлык түләүләр дә тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта гамәлгә ашырыла", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, планлы медицина ярдәме күләменең кимүе һәм диспансерлаштыруны туктатып тору медик-демографик вәзгыятькә тискәре йогынты ясады. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеген ситуацияне анализларга һәм бу елга комплекслы гамәлләр планын эшләргә чакырды.

«Сәламәтлек саклау системасының булган ресурсларын – ятаклар фондын, медицина җиһазларын һәм кадрларны – коронавирус инфекциясенә каршы нәтиҗәле көрәшне һәм үлем-китем арту билгеләнә торган башка юнәлештәге пациентларны дәвалау өчен бик дөрес куллану аеруча мөһим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.