Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша

25.01.2021

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырышта катнашучылар 2020 елда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында оештырылды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов компьютер томографиясенең яңа мобиль комплексын карады һәм махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында медицина өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр белән танышты. Шулай ук ул Академия укучылары белән аралашты һәм аларны Студентлар көне белән котлады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «волонтер-медиклар» хәрәкәте вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты катлаулы санитар-эпидемиологик хәл вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен ихтыярый ярдәмчеләргә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, волонтер-медикларның тәҗрибәсе халыкны коронавирустан вакцинацияләү чаралары кысаларында кирәк булачак.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 2020 елда барлык илләрнең сәламәтлек саклау системалары экстремаль шартларда эшләде, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасында медицина ярдәме күрсәтү системасы тулысынча үзгәртелде. Пандемия вакытында Covid-19 авыручыларга стационар ярдәм күрсәтүдә катнашучы дәүләт оешмалары саны һәм стационар ятаклар саны ике тапкыр арткан.

Хәзерге вакытта коронавируска тест 21 лабораториядә, шул исәптән 6 шәхси лабораториядә үткәрелә. Узган чорда 1,5 млн тикшеренү үткәрелгән. Республика бюджеты акчалары хисабына лабораторияләр өстәмә рәвештә экспресс-диагностика үткәрү өчен мини-лабораторияләр белән җиһазландырылган.

Федераль һәм республика бюджетларыннан госпитальләрне җиһазлауга 2,7 млрд. сум бүлеп бирелгән: КТ, ИВЛ аппаратлары, ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, шәхси саклану чаралары. Covid-19 белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтү өчен 17 мең 552 медицина хезмәткәре һәм 936 ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче җәлеп ителгән. Хисап чорында стимуллаштыручы түләүләр 4 млрд. сум күләмендә башкарылган.

Рекордлы кыска вакыт эчендә (100 көн) Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа стационар корпусы төзелде, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Әлки районында йогышлы авырулар бүлекләре төзелде һәм ремонтланды.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә төп чара дип министр көчәя барган һәм массакүләм дәрәҗәдәге вакцинацияне атады. Бүген республиканың 68 медицина оешмасында прививка ясарга мөмкин.

Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү алдынгы төбәк проекты булып кала бирә. Августтан башлап мобиль комплекслар эше дәвам итте: 99 торак пунктта табиблар республиканың ерактагы 26 мең 865 кешесен тикшерде. 1 мең 324 кеше госпитализацияләнгән. Санитар авиация татарстанлыларның гомерен саклауга зур өлеш кертте. Бер ел эчендә «Ансат» вертолетында 193 очыш (план – 125 очыш) башкарылган, 189 пациент эвакуацияләнгән.

Онкоавыруларга каршы көрәш буенча төбәк программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Шимбә көнне, 23 гыйнварда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда радиология корпусы булган яңа онкология диспансеры ачты.

Балалар сәламәтлеген үстерү буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикада 13 муниципаль берәмлектә 30 балалар поликлиникасы һәм сырхауханә бүлекләре, шулай ук БРКХ яңа медицина җиһазлары алды.

2020 елда медицина хезмәткәрләренең гомуми саны 324 белгечкә артты, шулардан 204 табиб һәм 120 урта медицина хезмәткәре.

2021 елда профилактика чараларына барлыгы 934 меңнән артык кеше җәлеп ителергә тиеш.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.