Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Кама-1» электромобилен сынап карады

23.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең тәҗрибә-сәнәгать производствосында булды.

Рөстәм Миңнеханов яңа «КАМАЗ» йөк техникасы үрнәкләрен, аерым алганда, карьер өчен үзбушаткычны, метан двигательле автомобильне, авыр йөкләр ташу машиналарын һ. б. карады.

Шулай ук Татарстан Президентына «Кама-1» яңа электромобилен күрсәттеләр. Автомобиль «КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан Санкт-Петербург политехника университеты белән берлектә эшләнгән. Смарт-кроссовер машина йөртүчегә ярдәм итүнең интеллектуаль системасына ия һәм кою-бетон аккумулятор белән җиһазландырылган. Электр двигателе тизлекне 150 км/сәгатькә кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, зарядкадан башка энергия 250 километрга җитә.

Рөстәм Миңнеханов яңа электромобиль рулен кулына алды һәм «Кама-1»нең техник характеристикаларын югары бәяләде. «Менә дигән машина, бик уңайлы. Яшьләр өчен, шәһәргә чыгу өчен – иң мөһиме», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Хәзер электромобиль сәнәгый серияләр алды үрнәгендәге статуста тора, сынаулар һәм кирәкле сертификацияне дә узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.