Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа онкология үзәген ачты

23.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде. Визит кысаларында ТР Президенты яңа онкология үзәген ачу тантанасында катнашты.

Медучреждениедә махсуслаштырылган онкология ярдәмен күрсәтү буенча бөтен технологик цикл тәкъдим ителә: профилактик эш, диагностика, махсуслаштырылган дәвалау, диспансер күзәтү. Болар барысы да бер урында тупланган, бу диагноз кую вакытын кыскартырга, аның төгәллеген арттырырга һәм мөмкин кадәр тиз дәвалый башларга мөмкинлек бирәчәк. Үзәктә сырхауханә һәм хирургия ярдәме, нур терапиясе, химиотерапия һәм паллиатив ярдәм күрсәтеләчәк.

«Чаллыда онкология авыруларын дәвалау буенча үзәк бик кирәк иде. Әлеге учреждение иң заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган. Шунысы мөһим: югары профессиональ коллектив сайланган. Сезнең алда бик җитди бурыч тора. Республикада онкология юнәлеше буенча күп эш башкарылды. Казанда, Әлмәттә проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзер безнең Кама зонасында да шундый кирәкле медицина үзәге барлыкка килде. Уңышлар сезгә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов медперсоналга.

Үзәк елына 100 мең кешегә һәм 30 мең нур терапиясе сеансына исәпләнгән. Диспансер ике блоктан тора: радиология һәм амбулатор корпуслар. Онкоүзәк республиканың тугыз районына хезмәт күрсәтәчәк.

РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев яңа үзәкнең нигезенә заманча таләпләрнең бөтен җыелмасы салынуын билгеләп үтте. «Татарстанда зона буенча онкология хезмәтенең үсеше бик хуплана, бу безнең гражданнарга онкологик ярдәмнең һәркем өчен мөмкин булуын арттыруга ярдәм итә. Бу диагностиканы мөмкинкадәр иртәрәк этапларда үткәрергә мөмкинлек бирә. Бик дөрес алым», - дип ассызыклады ул. Соңгы ике елда кадрларны җәлеп итү һәм укыту буенча эш алып барылды. 31 белгеч эшкә алынды, шуларның 14 онколог, 2 рентгенолог, 3 ультратавыш диагностикасы табибы, 3 табиб-эндоскопист.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчелегенә һәм федераль Хөкүмәткә бөтен Кама зонасына мөһим булган проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар онкодиспансер биналарын карадылар. Үзәктә нур диагностикасы бүлеге, паллиатив бүлек, поликлиника, функциональ диагностика бүлеге, морфология лабораториясе, операция блогы бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.