Татарстан Президенты Чаллыда социаль ипотека йортына күченүдә катнашты

23.01.2021

Бүген Чаллының 63 нче микрорайонында социаль ипотека буенча төзелгән 414 фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, торак белән тәэмин итү – тормыш сыйфатын яхшыртуның төп критерийларыннан берсе. "Дәүләт башлыгы 2030 елга 120 млн.кв. м. торак төзү бурычын куйды. Бүген без 80 млн кв. метр мәйданда төзибез. Россия Президентының әлеге карары илебез гражданнарының яшәү рәвешен үзгәртүгә юнәлдерелгән", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Чаллы динамик рәвештә үсә: торак төзелә, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният объектлары ачыла. «Чаллы шәһәре республиканың машина төзелеше башкаласы статусына туры килергә тиеш. Барыгызны да әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм», - дип өстәде ТР Президенты.

Габдерахман Әпсәләмов, 21А проспектындагы яңа төзелештә бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, грант алучы табиблар, яшь гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк. Йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм  проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау мәсьәләләренә, шул исәптән медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә.  “Белгечләрне торак белән тәэмин итү, квалификацияле кадрлар җәлеп итү буенча алып барыла торган программа бик мөһим", - диде Олег Гриднев.

Фатирлар эчке эшләре тәмамланып тапшырыла. Алар барысы да сантехника, электр плитәләре, янгын хакында хәбәр бирү җайланмасы, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

"Фатир алу – һәр гаилә өчен зур бәхет. Бүген без чираттагы социаль ипотека йортына күчәбез. Күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт", - диде Автошәһәр мэры.

Тантаналы өлештән соң Татарстан Президенты табиблар гаиләсе урнашкан фатирларның берсендә булды. Александр һәм Наталья Садыйковлар ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб-анестезиолог булып эшлиләр. Узган ел ахырында ирле-хатынлы грант алганнар. Яңа йортта барлыгы 50 дән артык грант алган табиб өй туе үткәрәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.