Татарстан югары уку йортларында БДБ илләреннән килгән студентларны укыту, гадәттәгечә, квотадан артып китә
08.07.2008Татарстан Республикасы югары уку йортлары күрше регионнардан килгән абитуриентларны кабул итәргә әзер. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев хәбәр итте.
БДБ илләреннән килгән студентлар өчен квота 70 кеше дип билгеләнгәндә, Татарстан, гадәттәгечә, күбрәк кабул итә. “Без гадәттә бу квотага карамыйбыз, - диде Наил Вәлиев. – Имтиханнарны уңышлы тапшырганнарның барысын да кабул итәбез”.
Әйтик, Төркмәнстан хакимияте җитәкчелеге 2008 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларында якынча 150 студентны химия һәм нефтехимия, нефть чыгару, инженер-төзелеш белгечлекләре кебек өстенлекле юнәлешләр буенча укытырга теләк белдерде.
Төркмәнстан президенты
Гурбангулы Бердымухамедовның Казанга соңгы визиты (2008 елның 28-29 нчы июне) кысаларында узган Татарстан Республикасы һәм Төркмәнстан югары җитәкчелегенең очрашуында да бу турыда сүз барды.
Наил Вәлиев сүзләренә караганда, Төркмәнстаннан килгән студентлар өчен уку түләүле булачак: һәр студент өчен бер елга якынча 2 мең АКШ доллары тәртибендә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте