Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов: “Сәламәтлек” милли проектына, иң беренче чиратта, беренчел звенога якынча 5 мең хезмәткәр эшкә килгәнгә рәхмәт әйтергә кирәк”
08.07.2008
2007 елда Татарстан Республикасында гомуми үлүчеләр саны 1000 кешегә 13 кеше туры килә. Бу соңгы 8 ел эчендә иң түбән күрсәткеч булып тора. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Ул әлеге күрсәткечнең Россия Федерациясендә чагыштырмача зуррак булып, 1000 кешегә 14,7 кеше тәшкил итүен искәртте.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, җәрәхәтләнү һәм агулану, бәхетсезлек очракларыннан үлүчеләр саны кимеде.
2007 елда республикада туучылар саны 9 % ка артты һәм 1000 кешегә 11,3 кеше тәшкил итте (1994 елдан республика өчен иң зур күрсәткеч). Чагыштыру өчен: туучылар санының Россия буенча гомуми күрсәткече – 1000 кешегә 10,8 кеше.
2007 елда республикада яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 69 яшькә җитте. Бу Рәсәй буенча уртача күрсәткечтән 3 елга күбрәк.
Айрат Фәррахов фикеренчә, илдә “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын тормышка ашыруның нәтиҗәләре шундый.
2008 елның беренче яртыеллыгы өчен генә дә Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” проектының финанслана торган юнәлешләре буенча федераль бюджеттан 984,462 млн. сумга медицина хезмәтләре күрсәтүләреннән (дарулар, субвенцияләр, субсидияләр рәвешендә) файдаланган.
Беренчел звеноның якынча 400 белгече бүген, үзенең белгечлек квалификациясен күтәреп, яңадан уку уза һәм укырга керә. “Сәламәтлек” милли проектына, иң беренче чиратта, беренчел звенога якынча 5 мең хезмәткәр эшкә килгәнгә рәхмәт әйтергә кирәк”, - дип саный Айрат Фәррахов.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры игътибар юнәлткән җитди мәсьәләләрнең берсе – ВИЧ-инфекцияле пациентларның артуы. Бүгенге көнгә республикада ВИЧ-инфекцияле 7559 кеше теркәлгән.
Айрат Фәррахов шулай ук “Сәламәтлек” милли проектының асылда диспансерлаштыру системасының яңадан торгызылуын билгеләп үтте.
Эшчеләрне өстәмә диспансерлаштыру социаль әһәмияткә ия булган авыруларны, шул исәптән шикәр диабеты, туберкулез, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын алданрак ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалауга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте