Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев фикеренчә, быел республика вузларында абитуриентлар саны бик аз булырга мөмкин
08.07.2008
Фаразлауларга караганда, быел Татарстан Республикасы вузларына абитуриентлар тиешле санда алып җиткерелмәскә дә мөмкин. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев хәбәр итте.
Министр әйтүенчә, бүген республика югары уку йортларының (дәүләтиләренекенең дә, тиҗариларыныкының да) абитуриентларга ихтыяҗы якынча 41 мең кеше тәшкил итә (шул исәптән 20,9 мең кеше – көндезге бүлектә).
Асылда исә, 2008 елда урта мәктәпләрне 30,4 мең кеше тәмамлаган. Өстәвенә, Наил Вәлиев сүзләренә караганда, бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре күпчелек чыгарылыш укучыларының теләкләренә шулай ук “төзәтмәләр керткән” – республикада укучыларның якынча 30 % ы математика буенча имтиханнан “2” ле алган, бу исә аларга югары уку йорты абитуриенты булу мөмкинлеге бирмәячәк.
Шуңа карамастан, республиканың кайбер югары уку йортларында, гадәттәгечә, ыгы-зыгы һәм зур конкурс күзәтелә. “Әйтик, соңгы мәгълүматлар буенча, Ленин исемендәге КДУ га инде якынча 7 мең гариза бирелгән (конкурс уртача – бер урынга 6 кеше).
Туполев исемендәге КДТУ га бүгенгә - 6,3 мең гариза (конкурс уртача – бер урынга 5,3 кеше), Казан дәүләт технология университетына – якынча 18 мең гариза (конкурс уртача – бер урынга 12 кеше), Казан дәүләт медицина университетына – 829 гариза (конкурс уртача – бер урынга 2 кеше), Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенә - якынча 2,5 мең гариза (конкурс – бер урынга 4,8 кеше), ТДГПУ га якынча 3 мең гариза (конкурс – бер урынга 3 кеше) бирелгән”, - дип хәбәр итте Наил Вәлиев.
“Моннан тыш, быел урта махсус уку йортларына укырга керү өчен, якынча 5 мең гариза бирелгән, һәм якынча 2 мең кеше башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керергә теләк белдергән”, - диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.
Наил Вәлиев шуны да искә төшерде: 2008 елдан кабул итү имтиханнарын югары уку йортларының вәкиллекләрендә оештыру тыела, һәм мондый вәкиллекләрнең теләсә кайсы эшчәнлеге законсыз дип санала. Моннан тыш, ул брифингта катнашучыларның игътибарын түбәндәге фактка юнәлтте: 2008 елдан БДИ сертификатлары ике елга чаклы яраклы дип санала (элек бер ел иде).
“Быел күпчелек абитуриентларның дәүләтнеке булган югары уку йортларына керү мөмкинлеге бар”, - диде Наил Вәлиев.
Ленин исемендәге КДУ ректоры, Татарстан Республикасы Югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов брифингта быел Казан дәүләт университетының 2,5 мең абитуриент алырга әзер булуын, шул исәптән 1300 кешенең бюджет нигезендә укуга дәгъва итә алачагын белдерде.
Мәгъзүм Сәлахов сүзләренә караганда, Ленин исемендәге КДУ ның юридик һәм икътисад факультетларына конкурс, гадәттәгечә, бик зур. Ләкин быел табигать фәннәре белгечлекләре белән кызыксыну арта бару күзгә ташлана.
Гуманитар факультетларга кабул итү, икътисад ихтыяҗларына бәйле рәвештә, сизелерлек кимеде (мәсәлән, быел журналистика бүлегенә 15 кеше кабул ителәчәк). Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү структурасында югары һөнәри белем турындагы диплом ияләре – бары тик 14 %, һәм башлангыч һөнәри белемгә ия булучылар 65 % тәшкил итүен билгеләп узды. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә эшсезләр санының 16 % ы – югары белемле гражданнар.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Айрат Шәфигуллин республиканың башлангыч һөнәри уку йортларына 9 нчы сыйныфтан соң укучылар кабул ителмәвен (коррекция төркемнәренең генә чыгарма булып торуын) хәбәр итте.
Шуның белән бергә, ул чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын үз балаларына укыту урыны сайлаганда игътибарлы булырга чакырды. “Еш кына без балаларның алдагы тормыш юлындагы планнарын түгел, ә югары белем алуны максат итеп куябыз”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте