Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын үткәрде
07.07.2008
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумында 2008-2010 елларга халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтүнең республика программасы проекты, муниципаль район авылларының чикләрен картографик тасвирлауны раслау турында Татарстан Республикасы закон проектларын эшләүнең барышы, шулай ук “Административ хокук бозулар хакында Татарстан Республикасы Кодексының 8.1 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
2008-2010 елларга халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтүнең республика программасы проекты турында хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сөйләде.
Ул, нигездә, программаны Татарстанда бара торган социаль-икътисади сәясәт белән берлектә тормышка ашыру гомуми эшсезлек дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәге (2011 елга – 4,9 % ка кадәр), шулай ук теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсенең 1,27 % тан артуына юл куймаячагы турында хәбәр итте.
Программа кысаларында 200 меңнән артык граждан эш белән тәэмин ителер дип көтелә, шул исәптән кимендә 90 мең кеше – даими нигездә.
Программаның тормышка ашырылуы өчен күз алдында тотыла торган чыгымнар 2008-2010 елларга 2,303 млрд. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан субвенцияләр буларак бүлеп бирелә торганнары – 1,509 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджеты средстволарыннан – 87,2 млн. сум, муниципаль берәмлекләр бюджеты средстволарыннан – 154,0 млн. сум, бюджеттан тыш чыганаклардан – 553,2 млн. сум.
“Программа проекты социаль юнәлешле, шуңа күрә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан бүлеп бирелә торган средстволарның бюджет нәтиҗәлелеген исәпләп чыгару мөмкин түгел, - диде Айрат Шәфигуллин. – Ләкин хәзерге көндә эшсез калган кимендә 30 мең гражданны даими эшкә урнаштыру нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга кертелгән еллык салым керемнәренең суммасы гына да 413,0 млн. сум тәшкил итәчәк”.
Айрат Шәфигуллин шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрына гражданнарны киләчәктә эшкә урнаштыру өчен укыту һәм яңадан укытуга өстәмә средстволар бүлеп бирү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда бу максатларга - 6, 180 млн. сумнан артык, 2010 елда – якынча тагын 6 млн. сум кирәк булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы әгъзаларының игътибарын 2008-2010 елларга халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү республика программасы проектында муниципаль берәмлекләр буенча конкрет мәгълүматлар булмауга юнәлдерде: эшсезлек буенча (үсеш, тенденцияләр һ.б.), районнарның кадрларга ихтыяҗы һәм яңадан укыту кирәклеге. Равил Моратов шулай ук республикада эшсезләрнең яшәрү процессы баруын, һәм бу фактның да программа проектында чагылыш табарга тиешлеген ассызыклап үтте.
Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов программа проекты өстендә эшләгәндә яшерен эшсезлек буенча мәгълүматларны да исәпкә алырга тәкъдим итте. Моннан тыш, предприятиеләрнең теге яки бу белгечләргә ихтыяҗы булу турында халыкта мәгълүмат бик аз. Яшьләр арасында эшсезләр булырга тиеш түгел, дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры. “Шуңа карамастан, югары уку йортлары һәм техникумнарны тәмамлаучылар, укуларын бетерү белән, хезмәт биржасына учетка басалар. Димәк, алар бүген хезмәт базарында соралмый торган һөнәр алып чыкканнар һәм хәзер үз-үзләрен туендыра алмаячаклар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Без халык белән эшләргә, чыгарылыш курс студентларының ата-аналарына балаларының югары уку йорты дипломы белән бүген соралмый торган белгечлекләр буенча эш таба алмаячакларын әйтергә тиешбез”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика бюджеты кайбер белгечләрне яңадан укыту өчен түләргә тиеш дигән фикер белән дә килешмәвен белдерде. Аның сүзләренә караганда, күп кенә предприятиеләрдә эшче кадрлар җитмәү сизелә, һәм мәсьәләне чишүдә турыдан-туры предприятие җитәкчеләре актив катнашырга тиеш.
Эшкә алучылар кадрларны кайдан алырга кирәклеге турында уйланырга тиешләр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ник алар үзләрен белгечләр белән тәэмин итә алмыйлар? Предприятиеләр эшчеләрнең уртача яше, үзләренә нинди эшче һөнәрләр кирәклеге турында алдан ук уйларга тиешләр”.
Яңа белгечлекләргә яңадан укыту һәм өйрәтүгә килгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры 2008-2010 елларга халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү проектына дәүләт учреждениеләрендә кадрлар оптимальләштерүен үткәргәннән соң хезмәт базарында калачак гражданнар белән эшне кертергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов бу сорауларның барысын да программа проектын эшләп тәмамлау барышында исәпкә алырга кирәклеген искәртте.
Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова докладында да республикада эшсезлекнең торышын характерлый торган саннар яңгырады. Аның сүзләренә караганда, 40 % чамасы эшсезнең белем дәрәҗәсе түбән, 32 % ының эштән вакытлыча туктап торуы 1,5 елдан артып киткән. Республикада һәр бишенче эшсез предприятиенең оптимальләшүе яки аны үзгәртеп кору нәтиҗәсендә кыскартылган. Татьяна Водопьянова фикеренчә, мондый гражданнарга тагын эш табу өчен яңадан укырга кирәк булачак.
Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе башлыгы җыелучыларның игътибарын авылда эшсезлекнең зур темплар белән үсүенә юнәлтте: 2002 елдан, эшсезләрнең гомуми саны буенча караганда, авылдагы эшсезләрнең чагыштырма күләме 3 тапкырга арткан.
Муниципаль район авыллары чикләрен картографик тасвирлау һәм Татарстан Республикасының тиешле закон проектларын эшләү буенча эшнең торышы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корманов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан да калмыйча, республикада шәһәр төзү һәм җир законнары таләпләренә туры китереп муниципаль берәмлекләрнең чикләрен тасвирлау һәм раслау эшләре тәмамланырга тиеш. Бүгенге көнгә закон проектларын әзерләү эшенең торышы түбәндәгечә: Лениногорск һәм Баулы муниципаль районнары буенча Татарстан Республикасының ике законы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм аларга Татарстан Республикасы Президенты кул куйды.
Алексеевск, Әтнә, Әгерҗе, Лаеш, Питрәч, Спас, Чирмешән муниципаль районнары буенча Татарстан Республикасы законнары проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан өченче укуда кабул ителде.
Әлки, Әлмәт, Балтач, Буа, Менделеевск, Саба, Азнакай, Апас, Бөгелмә, Минзәлә, Тәтеш һәм Ютазы муниципаль районнары буенча законнар проектлары беренче укуда кабул ителде.
Норлат муниципаль районы буенча закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелгән һәм гамәлдә йөри.
Арча, Зәй, Яңа Чишмә, Мөслим, Теләче, Актаныш, Аксубай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Сарман, Чистай муниципаль районнары буенча законнар проектлары шулай ук гамәли кулланылышта.
Кайбыч муниципаль районы буенча закон проекты хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышында карау өчен әзерләнгән.
Кама Тамагы, Мамадыш, Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча законнар проектлары эшләнгән һәм муниципаль берәмлекләрнең сайлап куелган органнарына хәл итү өчен тапшырылган.
Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары буенча законнар проектларын әзерләү эше төгәлләнеп килә.
“Законнар проектлары буенча эшләү барышында муниципаль берәмлекләрнең чикләре һәм статусы турында 2005 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарының кайбер җитешсезлекләре ачыкланды. Алар кичектермәс рәвештә хәл итүне таләп итә”, - диде Мидхәт Корманов. - Әйтик, башка муниципаль районнар һәм Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урнашкан муниципаль районнарның җир ашалык кишәрлекләренең чикләрен тасвирлау китерелмәде”.
Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзәтуллин “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 8.1 нче статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында хәбәр итте.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 7.7. нче статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы бу Кодексның 6.1.-6.3. статьяларында каралган, Татарстан Республикасы бюджетына кагылган административ хокук бозулар турындагы эшләрне тикшерә.
Закон проекты Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының урындагы кешеләр, беркетмәләр төзү өчен вәкаләт бирелгән кешеләрнең даирәсен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Ул, административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне үз вакытында төзү максатында, Татарстан Республикасы Финанслар министрының структур бүлекчәләре начальниклары һәм начальникларның урынбасарлары белән тулыландырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте