Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов адресына FISU җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты килде
07.07.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов адресына Студентлар спорты Халыкара федерациясе (FISU – Federation International Sport University) исеменнән Рәхмәт хаты килде.
Хатта FISU ның генераль сәркатибе Эрик Сайнтронд Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын һәм тулаем Татарстан командасын Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 не Казанда оештыру хокукын алу белән котлады.
“FISU президенты, башкарма комитет әгъзалары һәм тулаем FISU гаиләсе исеменнән котлыйм Сезне, - диелә хатта. – Соңгы ике ел дәвамында Сез бу проектның төп илһамчысы һәм яклаучысы булдыгыз. Без Казанда яшәүчеләргә һәм Татарстан Республикасының югары җитәкчелегенә энтузиазм һәм кунакчыллык өчен бары тик рәхмәт сүзләре генә җиткерә алабыз. Универсиада-2013 не уңышлы үткәрү өчен алдагы биш ел дәвамында Сезнең белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген без түземсезлек белән көтеп калабыз”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты пресс-хезмәте