Рөстәм Миңнеханов: Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләү эшендә максималь көч куябыз

15.01.2021

Татарстан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләү эшендә, шул исәптән спорт өлкәсендә дә, максималь көч куя. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә XII Гайдар форумы кысаларында узган «Инклюзив спортны үстерү» эксперт дискуссиясендә хәбәр итте.

Дискуссиядә шулай ук Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер һәм Coca-Cola HBC компаниясе генераль директоры Александр Ружевич катнашты. Дискуссиядә катнашучылар Татарстанда Махсус Олимпиада үткәрү масштабы, Россиядә һәм дөньяда инклюзия эволюциясе, спорт һәм инклюзия өчен инфраструктура үсеше, төп өстенлекле юнәлешләр, мөмкин булган барьерлар һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2022 елгы Бөтендөнья кышкы уеннарының рәсми башкаласы дип игълан ителде. Әлеге чара беренче тапкыр Россия территориясендә узачак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кышкы Махсус Олимпиаданы уздыру - Татарстан өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Ул ассызыклаганча, соңгы елларда республика берничә эре халыкара турнир үткәрде, алар арасында - 2013 елгы Универсиада, Су спорт төрләре дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы һәм Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары, «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты. Бу спорт инфраструктурасы үсешенә дә, кунакчыллык инфраструктурасы үсешенә дә йогынты ясады.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда кышкы Махсус Олимпиадага әзерлек эше алып барыла инде. Республика оештыру комитеты төзелде. ТР Президенты Уеннарга әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты төзергә тәкъдим итте.

"Ярышлар программасы 7 спорт төрен үз эченә ала. Барлыгы 5 спорт комплексы җәлеп ителәчәк. Безнең барлык эш мәсьәләләре буенча килешкәнлек бар: кайда кунакларыбыз яшәячәк, ярышлар һәм башка оештыру моментлары кайда узачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел Казанда спортның кышкы төрләре буенча Бөтенроссия Махсус Олимпиадасын үткәрү планлаштырыла. Әлеге ярыш Бөтендөнья кышкы Уеннарын үткәрү алдыннан сынау чарасы булачак.

«Иң мөһиме - бу кешеләрне адаптацияләү. Аларга аларның безнең кебек үк ярыша алуларын күрсәтергә кирәк. Бу бик яхшы тәҗрибә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләүгә зур игътибар бирелә. Кичә Рөстәм Миңнеханов «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатта җиңүче татарстанлылар белән очрашты. Ике ел рәттән Татарстан әлеге ярышларда гомумкоманда зачетында икенче урынны яулый. «Бу кешеләр актив яшәү рәвеше алып баралар, алар төрле тармакларда - төзелеш, дизайн һәма башкаларда яхшы белгечләр. Алар үзләрен, яраткан шөгыльләрен таптылар һәм үзләрен һөнәрләрендә тормышка ашырырга тырышалар. Социаль адаптация эшендә икенче юнәлеш - ул спорт. Без моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрәбез. Бүгенге көндә Татарстанда 6,7 меңнән артык объект адаптацияләнгән, шул исәптән якынча 2 мең спорт объекты бар», - дип хәбәр итте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге категория гражданнар белән нәтиҗәле эшләү өчен сыйфатлы кадрлар составын тәэмин итәргә кирәклеген дә билгеләп үтте. Моның өчен Татарстанда физик культура һәм спорт өлкәсендә инвалидлар белән эшләүче белгечләр, тренерлар һәм инструкторлар әзерләү эше оештырылган. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасында инвалидларны физик тернәкләндерү буенча белгечләр әзерләү бара. Кешеләрнең үсеш үзенчәлекләре белән адаптация мәсьәләләренә ММЧда ярдәм итү дә мөһим, дип саный ТР Президенты.

"Ышанам ки, Казанда Бөтендөнья кышкы уеннарын уздыру Россиядә һәм дөньяда махсус олимпия хәрәкәтен үстерүдә яңа этап булачак", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.