Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия "Coca-Cola HBC" компаниясе генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы-2021 кысаларында узды.
Очрашуда катнашучылар 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләрен карадылар. Россия бу ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Элегрәк Coca-Cola компаниясе социаль әһәмиятле спорт чарасының рәсми партнеры булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Coca-Cola республикада уза торган эре чараларга тотрыклы рәвештә ярдәм итә. «Безнең илебез спортына ярдәм итеп кенә калмыйча, ә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары кебек спорттагы социаль юнәлешләрне дә хуплый", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Ружевич уртак экологик инициативаларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. 2019 елда Татарстан һәм Coca-Cola каты коммуналь калдыкларны аерым җыю һәм җыю культурасын үстерү турында килешүгә кул куйдылар. Аның нигезендә Татарстан Республикасында чүп-чарны аерым җыю инфраструктурасы камилләштерелә, шулай ук экологик агарту проектлары гамәлгә ашырыла.
Александр Ружевич, үз чиратында, Татарстан Президентына компания проектларына шәхсән игътибары өчен рәхмәт белдерде.