Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә Гайдар форумында катнашу өчен килде

15.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – Гайдар форумы-2021дә катнашу. 

Форум 14-15 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданчыгында (РАНХиГС) уза. Төп тема – пандемиядән соң Россия һәм дөнья.

Рөстәм Миңнеханов «Инклюзив спортны үстерү» эксперт дискуссиясендә төп спикерларның берсе булачак. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк.

Coca-Cola HBC Казанда кышкы Махсус Олимпиада үткәрүдә төп партнерларның берсе булачак. Гайдар форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән очрашу уздырырга планлаштыра.

Шулай ук форум кысаларында Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышы узачак. Чара Татарстан Президенты рәислегендә узачак. Җыелышта катнашучылар Ассоциациянең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаячак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.