Татарстанда “Татарстан Республикасының наноиндустриясен үстерү” комплекслы проекты турында фикер алышачаклар
07.07.2008
“Татарстан Республикасының наноиндустриясен үстерү” комплекслы проектының презентациясе 9-10 нчы июльдә ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында Министрлар Кабинетында узачак. Анда “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясе генераль директоры Андрей Малышев һ.б. белгечләр катнашачак.
Бу турыда 4 нче июльдә III Казан венчур ярминкәсе кысаларында барган киңәшмәдә Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов хәбәр итте.
Борис Павлов сүзләренә караганда, Татарстан икътисадының конкуренциягә каршы торучанлыгын арттыру өчен, наноиндустриянең төбәкара проектларын тормышка ашыруда Татарстан һәм федераль Хөкүмәтнең тырышлыгын консолидацияләү иң мөһим фактор булып тора.
Хәзерге вакытта республика нанотехнология проектларында Татарстан Республикасының шактый зур икътисади яки социаль потенциал белән инвестордаш буларак катнашу турындагы тәкъдимнәре карала. Шуны да искә төшереп үтик: “Роснанотех” күмәк файдалану үзәкләре, бизнес-инкубаторлар һәм башлангыч инвестицияләү фондлары кебек нанотехнология инфраструктураларын төзүдә катнаша.
Борис Павлов инфраструктураны төзү һәм үстерүнең фәнни белемнәрне генерацияләү, кадрлар әзерләү һәм технологияләрне коммерцияләштерү, инновация процессларын мәгълүмати тәэмин итү өчен кирәклеген билгеләп үтте.
“Татарстан Республикасының наноиндустриясен үстерү” комплекслы проекты сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә җитештерү процессында, шул исәптән нефтехимия, авиатөзелеш, автомобиль төзү һ.б. куллану өчен наноструктуралаштырылган композиция материалларын алуның уникаль технологияләрен эшләүгә юнәлгән.
Нанотехнологияләрне эшләү һәм наноматериалларны сәнәгый җитештерү буенча проект наноматериаллар һәм технологияләр, серияле җитештерүне технологик әзерләү эшләре һәм яңа буын техникасын эшләп чыгару сәнәгый технологиясенең тулы циклында катнашу буенча Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре өлкәсендә комплекслы якын килүне тәэмин итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты пресс-хезмәте