Рөстәм Миңнеханов "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында җиңүче татарстанлыларны бүләкләде

14.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан сәүдә-икътисад техникумында узды.

«Абилимпикс» VI илкүләм чемпионаты 2020 елның 23-29 ноябрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 22 мәйданчыгында көндезге-дистанцион форматта узды. 77 компетенциядә җиңү өчен Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык катнашучы ярышты. Татарстан командасы 84 медаль иясе булды һәм гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады.

Казан сәүдә-икътисад техникумына килүгә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасында «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге булган техникум эшенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар. Аерым алганда, республика җыелма командасының ил чемпионатында катнашуы һәм инклюзив белем бирү системасы турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов чемпионатта «Ресторан сервисы», «Флористика» һәм «Карвинг» компетенцияләре буенча җиңүчеләрнең эшләре белән танышты.

«Абилимпикс» илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуда Татарстан Президенты ассызыклаганча, мондый югары дәрәҗәдәге белгечләрнең республикада үзләренә нинди урын табулары белән кызыксыналар кешеләр. «Сезнең һәркайсыгыз – үз тармагында безнең республиканы бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итүче белгеч. Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең үз урыныгызны табуыгыз, үзегез өчен кызыклы шөгыль сайлап алуыгыз һәм бу юнәлеш буенча алга барырга әзер булуыгыз бик мөһим. Мондый белгечләргә ихтыяҗ булачагына шик юк. Без үз ягыбыздан сезгә ярдәм итәчәкбез", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Очрашу барышында балалар чемпионатка әзерлек һәм киләчәк һөнәр сайлау турында сөйләделәр. «Флористика» компетенциясе буенча алтын медаль иясе Гөлназ Сәгыйрова Татарстан Президентыннан югары уку йортына керү буенча «Абилимпикс» җиңүчеләренә ярдәм итүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Аннары бүләкләү тантанасы барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елларда «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты сәламәтлек ягыннан чикләнгән кешеләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм кызыксындыру өчен старт мәйданчыгы булды. Республика, үз чиратында, әлеге хәрәкәтне үстерүгә һәм аның стандартларын мәгариф практикасына кертүгә һәртөрле ярдәм күрсәтә.

ТР Президенты, быел ярышлар яңа дистанцион-көндезге форматта узды, бу чемпионатны тагын да масштаблырак итәргә мөмкинлек бирде, дип белдерде. «Татарстан җыелма командасы 84 медаль яулады һәм икенче гомумкоманда урынынын яулады. Бу бик яхшы нәтиҗә. Сезне чын күңелдән лаеклы җиңү белән котлыйм!» - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга. Ул шулай ук тренерларга, укытучыларга, экспертларга һәм остазларга рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, барлык конкурсантлар да искиткеч һөнәри тәҗрибә алдылар, ул киләчәк карьерада һәм шәхси үсештә бәяләп бетергесез өстенлек бирәчәк. «Сез барыгыз да төрле, әмма сезне ихтыяр көче, хезмәт һәм үҗәтлек берләштерә. Сез үз максатларыгызны кыю рәвештә ирешәсез һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысын да эшлисез. Ышанам ки, сезнең һәркайсыгыз туган Татарстанда үз урынын табар», - дип өстәде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика җыелма командасы вәкилләренә Татарстан Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.