Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашуда: Мондый очрашулар диниара һәм милләтара татулыкка нигез булып тора

14.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Очрашу Казан епархия идарәсе бинасында узды.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар инде традициягә әйләнде һәм Раштуаны бәйрәм итү көннәрендә уза.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясенең православие динен тотучыларын бу якты бәйрәм белән котлады һәм яхшы кәеф, оптимизм, рухи һәм физик көч, яңа үрләр яулауларын теләде.

Татарстан Президенты соңгы биш елда Татарстан митрополиясен җитәкләгән һәм үзе турында яхшы хәтер калдырган Феофан атакай булмавын кызганыч белән искә төшерде.

"Митрополит Феофанның төп мәшәкатьләреннән берсе - «Яңарыш» фонды, Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу. Бүген бу гаять зур проект ахырына якынлашты", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул соборны ачу гомумроссия масштабындагы вакыйга булачак һәм киң иҗтимагый резонанс алачак, дип ышаныч белдерде.

Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, үз чиратында, Татарстан Президентына Феофанга яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан митрополиясе вәкилләре белән мондый очрашулар бик мөһим һәм файдалы дип белдерде: алар нәтиҗәле дәүләт-дини багланышлар, шулай ук диниара һәм милләтара татулык өчен нигез булып хезмәт итә.

"Уртак эшнең күп юнәлешләре буенча зур тәҗрибә тупланган инде, аны үстерергә кирәк, - диде ул. - Без һәрвакыт традицион дини берләшмәләргә аларның иҗтимагый файдалы эшләрендә ярдәм итәргә һәм алга таба да ярдәм итәргә әзер".

Митрополит Кирилл Татарстан Президентына митрополиягә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Свияжск, Раифа монастыре, Казан епархиясе бинасы өчен рәхмәт, – диде владыка Кирилл. - Татарстан чәчәк атсын".


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.