Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Изге Гурий исемендәге православие гимназиясенең мәктәпкәчә белем бирү Рухи-агарту үзәгендә булды.
Бу яңа өч катлы мәктәпкәчә учреждение гимназиянең структур бүлекчәсе булып тора (Казан Епархиясе карамагында). Мәктәпкәчә учреждение 120 балага исәпләнгән. Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге мөгаллим Ушинскийның «Рус классик мәктәбе» программасы буенча гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов гимназия бинасын, мәктәпалды әзерлек сыйныфын, ясле төркемен, спорт залын һәм башка бүлмәләрне карап чыкты. Аңлатмаларны учреждение директоры протоиерей Алексей Чубаков бирде. Аудиторияләрдән һәм сыйныфлардан тыш, комплекста бассейн, тозлы мәгарә, спорт залы һ. б. бар.
Рөстәм Миңнеханов мәктәпкәчә учреждениене үстерү планнары белән танышты, төзелеш һәм бизәү эшләренең сыйфатын, сыйныфларның җиһазланышын бәяләде. Бинаны карау барышында Татарстан Президенты дәресләрдә катнашкан балалар белән аралашты. Рөстәм Миңнехановны митрополит Кирилл (Наконечный), Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатап йөрде.