Илдар Халиков: “Халыкның табигый артуы – безнең 2012 елдагы төп нәтиҗә”
29.03.2013
Татарстанда халыкның табигый артуы - республикада дәүләт программаларының уңышлы булуын раслаучы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәсе ул. Бу фикерне ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында җиткерде.Утырыш Ижевскида РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә узды.
“Татарстанда халыкның табигый артуы- 2012 елдагы иң төп уңай нәтиҗәләрнең берсе булып тора,-дип белдерде Илдар Халиков. Бу –икътисадый,социаль,сәяси программаларның уңышлы нәтиҗәсе. Татарстанлылар күбрәк бала таба, сәламәтлек саклау үсеше программалары безгә үлем очракларын киметүгә булышлык итә”.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, төбәкләрнең утырышта күрсәтелгән демография сәясәтендәге тәҗрибәсен республика өчен кызыклы булыр, дип саный.
ТР Президенты матбугат хезмәте.Михаил Миронов