Көньяк Кореяның “J Corporation” компаниясендә Татарстан белән хезмәттәшлек итү кызыксыну уята

05.07.2008

Кичә Россия Федерациясендәге Көньяк Корея бизнес даирәләре вәкилләренең визиты кысаларында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павловның “J Corporation” компаниясе президенты И Джун Ён әфәнде белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук “J Corporation” компаниясенең бизнесны үстерү департаменты башлыгы Джу Таек Гюн әфәнде, “Domyoung Co.Ltd.” компаниясе президенты Чо Сунг Нам әфәнде, “Aristo N.T.Co.,Ltd.” компаниясе директоры Сео Ён Гу әфәнде, БДБ илләре буенча “J Corporation” компаниясе вәкиле Петр Ли әфәнде һәм “Транслес”ның Директорлар советы рәисе И.Ефремов катнашты. Очрашуның сәбәбе - Көньяк Корея бизнесы вәкилләрендә Татарстан территориясендәге телекоммуникация проектлары үсеше өлкәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү кызыксыну уятты.
Борис Павлов хәзер республикада инновацион үсеш стратегиясенең гамәлгә ашырылуын һәм Татарстан икътисадының конкурентлылык сәләте артуын, инфраструктура, производство базасы һәм илдә иң яхшылардан берсе саналган инфокоммуникацион технологияләрнең интенсив үсешен күз алдында тота торган гомуми белем бирү кластерлары булуын әйтте. И Джун Ён әфәнде Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә икътисади үсешкә ирешкән субъектларның берсе булуын һәм халыкара тышкы икътисади элемтәләрдә актив катнашуын билгеләп үтте. И Джун Ён әфәнде Татарстан Республикасының инвестицион проектлары белән кызыксынуын белдерде. Эшлекле очрашу барышында Татарстанның эре инфраструктуралы проектларын гамәлгә ашыруда Көньяк Корея капиталының катнашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Борис Павлов ассызыклап үткәнчә, Көньяк Корея инвесторларының безнең проектларда катнашу белән кызыксынулары зур әһәмияткә ия, чөнки дипломатик яктан тиешле дәрәҗәдә ярдәм иткәндә, чит ил партнерларын җәлеп итү нәтиҗәлерәк була.
Татарстан Республикасы һәм Көньяк Корея арасындагы хезмәттәшлекнең тагын да әһәмиятлерәк юнәлешләренең берсе булып, традицион сәнәгать тармакларында яңа технологияләрне кулланылышка кертү һәм эшләү, Татарстанның инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә шулай ук бергәләп эшчәнлек алып бару да санала ала.
Көньяк Корея эшмәкәрләре белән очрашуның нәтиҗәсе буларак, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә зур үткәрүчәнлек сәләтенә ия булган заманча элемтә системасын оештыру белән бәйле бердәм предприятиеләр төзү буенча тәкъдимнәр кертү турында килешү тора.
Белешмә өчен:
“J Corporation” компаниясе Көньяк Кореяда 2001 елда оеша. Компания Кореядагы чыбыксыз система эшләү һәм инсоляцияләү белән шөгыльләнә торган күп булмаган компанияләрнең берсе санала. Нәкъ менә шуның өчен дә “J Corporation” компаниясе телекоммуникацияләр белән бәйләнештә булган проектлар системасын эшләү һәм җиһазлар урнаштыру өчен, Кореяның иң эре компанияләренә кертелә. Кореяның иң эре компанияләре химаясендәге проектларда катнашудан тыш, “J Corporation” башка илләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра һәм Финляндия, Индонезия, Сингапур, Тайланд, Кытай, Малайзия, Канада, Румыния, Үзбәкстан кебек илләрдә проектларны тормышка ашыруда катнаша.