Илдар Халиков Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы утырышын уздырды
29.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” Попечительләр советы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Министрлар кабинетында булды.
ТР ИВФ Попечительләр советы әгъзалары аерым алганда, “Республика конкурсы турында кагыйдәләр “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идеяләр “ проектын карадылар. Бу мәсьәлә буенча ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазһаров чыгыш ясады.
Ул Конкурс турында кагыйдәләргә үзгәртүләр кертелүе хакында сөйләде. Әхмәт Мазһаров шулай ук, конкурска гаризалар, тәкъдим ителгән фәнни эшләнмәләрнең Татарстан Республикасы предприятиеләрендә гамәлгә кертеләсен раслаучы белешмә булган очракта гына кабул ителәчәк, дип искә төшерде.
Илдар Халиков бу инициативаны уңай бәяләде. Попечительләр советы әгъзалары бу проект карары өчен тавыш бирделәр.
Алга таба ТР ИВФ катнашында инвестиция проектлары турында “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” директоры Айнур Айделдинов сөйләде.
Утырыш барышында “Конкурс турында кагыйдәләр “ Татарстан Республикасында венчур эшмәкәрлеге һәм инновацион эшчәнлекне ММЧ да яхшырак күрсәтү” һәм башка мәсьәләләр каралды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.