Фәрит Мөхәммәтшин федераль телеэфирда Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы сессиясе турында сөйләде
27.03.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Россия 24" телеканалының "Сенат" программасында катнашты. Мәскәү телестудиясе белән турыдан-туры элемтәдә булып, Татарстан парламенты башлыгы күптән түгел Страсбургта Россия делегациясе составында Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар сессиясендә катнашуы турында сөйләде.
Бу юлы Россия һәм Европа мөнәсәбәте мәсьәләләре телевизион программаның темасы булды, ә төп вакыйга буларак, Валентина Матвиенконың Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар сессиясендә чыгыш ясавы каралды.
Россия делегациясенең ни дәрәҗәдә үз позициясен Европа коллегаларына җиткерә алуы турындагы сорауга җавап биргәндә, Фәрит Мөхәммәтшин, аерым алганда, ил һәм төбәкләр, "демократиядәге һәм үз үсешендәге хәлләр торышы турында дөреслекне алга җибәрү" өчен, теләсә кайсы мәйданнан файдаланырга тиеш, дип билгеләде. "Әлеге язгы сессиядә Россия делегациясе Конгресста бик күп эшләде, - дип ассызыклады ул. - Валентина Матвиенко чыгышы безгә эш тәртибендә коллегаларыбыз, тәнкыйтьчеләребез биргән сорауларның күбесен юкка чыгарды, алар лаеклы җаваплар алдылар".
Әңгәмә барышында Федерация Советы белән төбәк парламентлары мөнәсәбәте мәсьәләләренә дә кагылдылар. "Без һәрвакыт партнерлык мөнәсәбәтләре, төбәкләр ихтыяҗларын югары палата аша алга җибәрү яклы идек, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Соңгы елларда, бигрәк тә, Валентина Матвиенко килгәч, ә ул үзе зур төбәктә губернатор булып эшләде һәм субъектларның проблемаларын ишетеп кенә белми, безнең эш тагын да конструктив һәм нәтиҗәле булды". Моны, ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, күп фактлар раслый. "Без Федераль Җыен каршындагы Закон чыгаручылар советы эшчәнлеген ныгыттык, анда без зур теләк белән эшлибез һәм безне ишетәләр. Федераль закон чыгаручы карый торган күп кенә закон проектлары турында алдан ук сөйләшеп була, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Федерация Советының яңа тәртиптә оешуы ярдәмендә сенаторлар төбәккә күбрәк бәйләнгән була. Югары палатага төбәкләрнең проблемаларын белгән, аларны чишү һәм федераль закон кабул иткәндә төбәк компонентын кертү яклы булган кешеләр сайланачак".
"Минемчә, без дөрес юлда һәм демократия үсеше, һәм авторитетны ныгыту, һәм җирле үзидарә органнары тормышы мәсьәләләрендә дә, чөнки алар бүгенге көнгә генә түгел, ә безнең зур илебезнең - РФнең алдагы социаль-икътисади үсешенә дә бәйле", - дип ышана ТР парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы пленар утырышы кысаларында Бөтендөнья җәйге универсиаданы тәкъдир итүнең уңышлы үтүен атады.
"Без үз республикабызны, димәк, РФ, төрле мәйданнарда тәкъдир итү өчен, һәрбер мөмкинлектән файдаланабыз. Универсиаданы тәкъдир итү өчен, Европа Советы мәйданы да уңышлы булды, - дип ассызыклады туры эфирда Фәрит Мөхәммәтшин. - Татарстанда 27 нче Бөтендөнья җәйге универсиаданы уңышлы уздыру - ул Сочи Олимпиадасына старт. Республика федераль үзәк һәм халыкара спорт федерацияләре ярдәмендә Универсиадага бик җитди әзерләнә".
Европа Сараенда оештырылган күргәзмәгә карата, ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләвенчә, Европа коллегалары зур кызыксыну күрсәткәннәр. "Без Казанны, спорт объектларын, мәдәни программаны күрсәттек, татар аш-сулары белән сыйладык. Бу озакка хәтердә калыр, һәм Конгрессның күп кенә вәкилләре өйләренә кайткач, быел Татарстанда шундый зур чара булачагы турында хәбәрне таратыр, дип уйлыйм", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге