Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу чара Россия коткаручылар көне алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә узды.
Алексей Песошин коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Безнең республика коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, МЧС хезмәте һәм барлык бүлекчәләре хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте белән горурлана, дип билгеләде ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Сез кыюлык, үз эшегезгә бирелгәнлек, тәҗрибә, нык дисциплина һәм югары профессионализм белән аерылып торасыз. Мин сезнең барыгызны да чын күңелемнән Коткаручылар көне һәм якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән котлыйм! Ышанам, МЧС системасы киләчәктә дә үзе алдына куелган барлык бурычларны үтәр, республикабыз гражданнары тыныч яшәр һәм Татарстан һәм Россия иминлеге өчен уңышлы эшләр”, - дип өстәде Алексей Песошин.
Шулай ук бүген Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр истәлегенә куелган стелага чәчәкләр салдылар.