Рөстәм Миңнеханов Россияне халыкара ярышлардан читләштерү турында: Бу спорт өчен яхшы түгел

24.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында Россиянең халыкара ярышлардан ике еллык читләшүен бәяләде. Аның фикеренчә, әлеге карар халыкара спортта тискәре чагылыш табачак.

"Болар барысы да спорт хакына түгел, ә ниндидер затларның сәяси амбицияләре өчен эшләнә, дип саныйм. Без бу карарга тискәре карыйбыз. Әмма бу азагы түгел. Без барлык чараларны да уздырачакбыз", - диде Татарстан Президенты.

Ул искә төшергәнчә, 2022 елда Татарстан махсус кышкы Олимпиада кабул итәчәк. «Без проблемалары булган балалар белән шөгыльләнәчәкбез. Кайбер шәхесләр пычрак эзли, ә без игелекле эшләргә игътибар итәбез. Без үз эшебезне башкарачакбыз, спортны үстерәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Презизиденты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев