Электрон коммерция – ул үсә баручы базар, ул Татарстан җитештерүчеләренә үз продукциясен активрак алга этәрергә мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел продукцияне алга этәрүнең яңа формасы – электрон коммерция актив үсеш алды. Татарстанга инфраструктур проектлар белән e-commerce эре федераль уенчылары да килде, җирле җитештерүчеләр үзләренең электрон сәүдә мәйданчыкларын үстерә. "Якындагы 5 елда сәүдәнең төп өлкәләре онлайнга күчәр дип уйлыйм. Без кече бизнеска электрон сегментка керергә актив ярдәм итәргә тиеш. Әлеге мәйданчык барлыкка килү белән һәркем үз товарларын сата ала", - диде ТР Президенты.
Тулаем инвестицион активлыкка килгәндә, агымдагы елның 9 аенда Татарстан икътисадына чит ил инвестицияләре күләме 24-25% ка кимегән. Шул ук вакытта Россиянең башка төбәкләреннән инвестицияләр үсеше күзәтелә: быел аларның үсеше 13% тәшкил итте. Шулай ук инвестицияләр буенча да яхшы күрсәткечләр билгеләнгән.