Рөстәм Миңнеханов: Катлаулы ел булуга карамастан, республика кайбер тармакларда уңышларга иреште

24.12.2020

2020 ел катлаулы булуга карамастан, республика кайбер җитештерү тармакларында уңышларга иреште. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында хәбәр итте. Очрашу Милли китапханәнең яңа бинасы мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе барыбыз өчен дә чын сынау булды. Кыска гына вакыт эчендә яңа шартларда һәм коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр кысаларында эшләргә өйрәнергә туры килде. Зур авырлыклар икътисадка бәйле иде. Нәтиҗәдә, республика бюджеты узган ел белән чагыштырганда 48 млрд. сум алмый калды.

«Без 2020 елны зур югалтулар белән тәмамлыйбыз, бигрәк тә бюджетның керем өлеше җитди зыян күрде. Бу – нефтькә бәяләрнең кимүе дә, ОПЕК+ нигезендә нефть чыгаруны чикләү дә, безнең продукциягә ихтыяҗның кимүе дә. Шул ук вакытта, үсеш күрсәткән тармаклар да бар. „КАМАЗ“ яхшы эшләде, нефть эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы буенча үсеш күзәтелә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк ягыннан зур ярдәм булуын билгеләп үтте. Икътисадны савыктыру, балалы гаиләләргә ярдәм итү, медицина учреждениеләрен үзгәртеп кору өчен шактый акча бүлеп бирелде.

ТР Президенты табибларның фидакарьлеген һәм һөнәри осталыкларын аерым билгеләп үтте. «Башта битлек, саклагыч костюмнар, дезинфекция чаралары җитмәде. Авыруларны дәвалауның бердәм регламенты да юк иде. Федераль үзәк ярдәме белән Covid-19 белән авыручы пациентларга ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениеләре үзгәртеп корылды. 100 көн эчендә без йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзедек. Бүгенге көндә бездә авырулар өчен кирәкле санда ятаклар, дару чаралары, табиб кадрлары бар. Бу тема безнең даими контрольдә», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, бизнес вәкилләре авырлыклар белән очрашкан. Бүгенге көндә санитар таләпләрнең катгый булуы сәбәпле, кунакчыллык системасы авыр хәлдә кала бирә. Гомумән алганда, бүгенге көндә республикада 150 меңнән артык кече бизнес субъекты исәпләнә, анда 530 мең кеше эшли. Ябылучылар санын алсак, Татарстан буенча бу 2%. Ил буенча бу сан күпкә артыграк.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, икътисадтагы барлык кыенлыкларга да карамастан, республика үзенең социаль бурычларын тулысынча үтәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.