Татарстанда язгы ташу республикада яшәүчеләрнең күбесенә кагылырга мөмкин

26.03.2013

Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре язгы ташуга ике сценария буенча әзерләнә, шуларның берсе республикада яшәүчеләрнең күбесенә зыян китерергә мөмкин.Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта фикер алыштылар.

Татарстан территориясендә язгы ташу китерергә мөмкин гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүгә 22 мең 138 кеше, 5 мең 561 берәмлек махсус һәм автотехника, 2 вертолет җәлеп ителәчәк, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән - 2 мең 919 кеше һәм 276 берәмлек автотехника, 1 вертолет. Республика дәрәҗәсендә һәм һәрбер муниципалитетта язгы ташу буенча штаблар оештырыла, су баскан территорияләрдән кешеләрне вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләнә: барлыгы 32,5 мең кеше урнаштырып булырлык 173 шундый пункт булачак. Һәрбер муниципалитеттан кешеләрне кая урнаштыру, тукландыру, медицина, элемтә хезмәтләре күрсәтү һ.б. мөһим эшләрне кем оештырасы турында шәрехләнгән иминлек паспортын әзерләп тапшыру срогы – 1 апрель, хәзергә 34ендә инде алар әзер, 11е әзерли.

ТР Хөкүмәт Йортында, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында, уздырылган брифингта ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр вазифаларын үтәүче Николай Суржко шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, быел мартта республиканың көнчыгыш районнарында марттагы айлык норманың 180-220 проценты, көнбатыш төбәкләрендә 3 айлык нормасы кадәр явым-төшем булды. Апрельдә кар һәм боз бик тиз тиз эресә, Татарстанда 1979 ел кабатланырга мөмкин. Былтыр язгы ташу вакытында республиканың 20 торак пунктын су басса, быел алай гына котылып булмас дип фаразлана. Чөнки Куйбышев су саклагычында, Россиянең аннан югары төбәкләрендә быел кар күп яву сәбәпле, су артык күп булачак, ә ул Татарстан территориясенә агып киләчәк.

Республикада туфракта туң 40-150 см чамасы, кар тиз эресә, туң җир артык суны сеңдерә алмаячак, димәк, елгалар ташып чыгачак, ди брифингта катнашкан ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов. Аеруча Гөбенә (Кубня) елгасы, шулай ук Актай, Кече Чирмешән дә борчу тудыра, шулай ук Казансуның югары өлеше, Бөрсет, Мишә, Зәй, Зөя һ.б. зур елгалар ярларыннан чыгачак. Дөрес, язның ничек киләсен яз үзе күрсәтер, ди ул.

Җыеп кына әйткәндә, язгы ташу апрельнең беренче ун көнлегеннән тотына, иң хәтәр сценарий буенча була калса, 41 муниципаль районның 276 торак пунктында яшәүче 24,5 меңнән артык кешесенә су зур зыян салырга мөмкин, шул исәптән 10 фельдшерлык-акушерлык пунктын, 60 социаль объектны, 194 элемтә линиясен, 22 дамбаны, юлларның 106 чакрым гомуми озынлыктагы участокларын һ.б. объектларны, 9 мең чамасы гектар авыл хуҗалыгы җирләрен су басу ихтималы бар, диде Н.Суржко. Бу мәсьәлә буенча шушы җомгада республика комиссиясе киңәшмәгә җыелырга тиеш, диде.

“Татар-информ” МА