Илдар Халиков Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИда булды
25.03.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИда булды, анда ул вузның гыйльми советы эшчәнлегендә ТР Хөкүмәт рәисе буларак кына түгел, ә вузның Попечительләр советы рәисе сыйфатында да катнашты.
Республика Хөкүмәте башлыгы чыгышы башында билгеләвенчә, КАИга бүгенге сәфәр очраклы түгел. “ТР Президенты вузга сәфәрләренең берсендә мондый очрашулар еш булачагына вәгъдә бирде. Барлык кеше бу вәгъдәләрне ТР Хөкүмәте һәм республика предприятиеләренең ТРның алдынгы вузлары белән тагын да тыгыз хезмәттәшлек итүе кирәклеген реаль һәм объектив аңлау икәнен белергә тиеш”, - диде ул.
Илдар Халиков ректор сайлауларында катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде, сайлауларның яхшы оештырылуын билгеләде. “Әлеге процесс вуз коллективының зур бер гаилә, ә аның максаты - институт киләчәге булуын күрсәтте”, - диде ул.
“Сайлаулар төгәлләнде, һәм хәзер сайлау алды вәгъдәләрен тормышка ашырырга вакыт килеп җитте. Алар барлык өметләрне акларга тиеш. КАИ – ул ТРның мөһим җитди фәнни институты”, - дип өстәде Премьер-министр.
ТР Хөкүмәте башлыгы җыелганнарга вузга республиканың эре предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салырга кирәклеген күрсәтте.
“Мин сез бу мөнәсәбәтләрне җайга сала һәм эш тәкъдим итүче предприятиеләр һәм партнерлар белән барлыкка килгән проблемаларны хәл итү юлларын таба алырсыз, дип бик тә өметләнәм. Әлеге очрашуларның даими, җитди һәм ачык булуы, анда предприятиеләрнең конструкторлары һәм технологларының, кадрлар буенча белгечләрнең катнашуы кирәк. Ләкин читтән финанслауны, шулай ук кирәкле белгечләрне, алдынгы галимнәрне җәлеп итмичә, бүген вузда җитди профессиональ кадрлар составы булса да, моңа ирешергә кыен була”, - дип өстәде Илдар Халиков һәм укыту программаларын формалаштыру процессына эш тәкъдим итүче предприятиеләр белгечләрен, инженерларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Шулай ук Премьер-министр төрле технологияләр буенча уртак кафедралар булдыру буенча Россиянең эре компанияләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыру кирәклеген билгеләде. Кул куелган килешүләр, Ильдар Халиков билгеләвенчә, формаль булмаска тиеш.
ТР Хөкүмәт башлыгы шулай ук, вузда булу нәтиҗәләре буенча, ТР Президенты тарафыннан университетка ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән бер төркем йөкләмәләр имзаланган булуын билгеләде. Аерым алганда, Дәүләт торак фонды университет хезмәткәрләренә социаль ипотека буенча фатир алуга квоталар бирү мөмкинлеген карый, ТР Финанслар министрлыгы тарафыннан КАИ үсеше програмасын финанслау буенча тәкъдим әзерләнелә.
Чыгышы соңында Илдар Халиков вузга бөтен яктан ярдәм итәргә әзер булуын әйтте һәм аның хезмәткәрләренә зур уңышлар теләде.
Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, күрсәткән ышаныч өчен, коллективка рәхмәтен белдерде. “Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИ танылган инженерия университеты булсын өчен, барлык мөмкин булганны эшләячәкмен”, - дип ышандырды ул.
Альберт Гыйльметдинов ТР Премьер-министрының вузның сәнәгать белән багланышы турында әйткән тәкъдимнәрен хуплады.
“Сәнәгать өлкәсенең инженерия-гамәли университетына ихтыяҗы никадәр зур булса, әлеге уку йорты шуның кадәр гамәлдә булачак. Бурыч бер – сәнәгать өлкәсе белән бер юнәлештә эш алып бару”, - дип йомгак ясады ул.
“Татар-информ” МА