Фәрит Мөхәммәтшин 2013 елда узачак Универсиаданың аккредитация бейджын алды
25.03.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы җитәкчелеге – спикер Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, парламент Секретаре Лилия Маврина 2013 елда узачак Универсиаданың аккредитация бейджлары алды. Аккредитацияләү үзәге “Казан ярминкәсе”нең бер павильонында урнашкан. Ул 17 июльгә кадәр эшләячәк.
“Казан 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, гадәти аккредитация процедурасы биш минуттан артыкка сузылмый.
“Без Универсиаданың Аккредитацияләү үзәге эшчәнлеге белән таныштык һәм аның әзерлегенә бәя бирдек. Үзәк үз эшен башлап җибәргән, Универсиаданың оештыру комитеты, Татарстан җитәкчелеге, кайбер министрлык һәм ведомстволар башлыклары беренчеләрдән булып аккредитация алган. Эшнең кызу вакыты июнь аена туры килә – эшне тәүлек әйләнәсендә алып барырга туры киләчәк. Монда җитди проблемалар килеп чыкмас, дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы сүзләренчә, волонтерлардан, журналистлардан, Уеннарны уздыруда катнашучы кешеләрдән аермалы буларак, спортчылар һәм Универсиадада катнашучы илләрнең рәсми делегацияләре әгъзалары аккредитацияне Универсиада авылының Мәгълүмат үзәгендә узачак. “Килүчеләрнең мәгълүматларын исәпкә алу һәм теркәү, куркынычсызлык мәсьәләләре тулы булачак. Әлеге эш буенча проектның уңышы турында тулаем алганда фикер йөртеп булачак”, - диде спикер.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге