Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе – Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары, РФА академигы Юрий Михайлов белән очрашты.
Очрашуда республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре үсешенең төп мәсьәләләре, аларның икътисадый тотрыклылыгын һәм конкуренциягә сәләтлелеген арттыру турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары вәкилләре катнашты.