Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Баркли» корпорациясе идарәсе рәисе Леонид Казинец белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Баркли» корпорациясенә 1993 елда нигез салынган һәм ул хәзерге вакытта Россиядә тулы циклдагы алдынгы девелопер компанияләренең берсе булып тора. Эшчәнлекнең төп төрләре: төзелеш, проектлау, дизайн, проектлар белән идарә итү, күчемсез милек объектларына инвестицияләр белән идарә итү.
Очрашу кысаларында яклар төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек, республика территориясендә проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.