Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республикада объектларны капиталь ремонтлау һәм инженерлык системаларын модернизацияләү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда гамәлдә булган 31 инженерлык системасын капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү программасының 20се тәмамланган. Инде тәмамланган программалар кысаларында социаль-мәдәни билгеләнештәге 544 объект ремонтланган, 728 объект һәм 419,5 км инженерлык челтәрләре модернизацияләнгән. Министр аңлатып үткәнчә, күп фатирлы йортлар бу исемлеккә керми: 2020 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы паспорты нигезендә 1063 йорт ремонтланырга тиеш булган. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1004 торак объекты кабул ителгән.
Су бүлү системаларын модернизацияләү программасы буенча агымдагы ел ахырына кадәр 27 объектның 5сендә эшләр тәмамланырга тиеш. Бер объектта капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә, 4 объект буенча – проект эшләре. Коммуналь комплексны модернизацияләүнең калган 4 программасы тәмамланган.
Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында аерым сөйләде. «Мәгариф» тармагында 2020 елда 4 программа кысаларында 464 объект ремонтлана. 437се тәмамланган. Әлегә уку корпусларын һәм тулай торакларны ремонтлау программасының бер объекты һәм җылы бәдрәфләрне ремонтлау программасы буенча 26 объект эшли.
«Сәламәтлек саклау " тармагында шактый эш башкарыла. Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 11 объект тәмамланган. Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында бары тик бер объектта гына эшләр калган. 7 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган.
Авыл хуҗалыгында 7 программадан кошчылык фермаларына капиталь ремонт ясау программасы төгәлләнмәгән. Эштә бер объект калган.
Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 2 объектта бара. 14 эш тәмамланган.
«Башка социаль программалар» блогында өч программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бер объект ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау программасы буенча ремонтлана. Илкүләм гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 14 объектның 2сендә эшләр калган. Социаль хезмәт күрсәтү биналарына капиталь ремонт ясау программасының 37 объектыннан 36сы файдалануга тапшырылган инде.