Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә: оператив кабул ителгән карарлар төзелеш өлкәсендәге хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде

11.12.2020

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын уздырды.

Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук федераль һәм төбәк  башкарма хакимиятләре органнары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, федераль Хөкүмәт, РФ Төзелеш министрлыгы һәм төбәкләр белән бергә эшләү нәтиҗәсендә төзелеш өлкәсендәге хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирүче карарлар кабул ителде. Бу, барыннан да элек, 6,5%лы ташламалы ипотеканы башлап җибәрү һәм аны 2021 ел уртасына кадәр озайту, авыл ипотекасын 3%ка кадәр төшерү, инженерлык челтәрләрен «Стимул» программасына кертү, бу шулай ук төзелеш объектларының үсешен арттырырга, өлешчеләрнең хокукларын яклау фондын капитальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Президенты сүзләренчә, архитектура-төзелеш өлкәсендә җитди үзгәрешләр бар. «Бу Генплан проектларын килештерү вакытын өчтән бер өлешкә киметергә, территорияләрне планлаштыру буенча документацияне әзерләү һәм раслауга бәйле процедураларны гадиләштерергә мөмкинлек бирде", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Марат Хөснуллин агымдагы елның, шул исәптән төзелеш тармагы өчен дә, гади булмавын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә РФ вице-премьеры төзелешнең авыр заманнарында тукталуына юл куймаган төбәкләр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан төзелеш эшләрен дәвам итү турында беренчеләрдән булып чыгыш ясады.

Утырыш кысаларында катнашучылар торак базарын үстерү буенча кайбер тәкъдимнәр турында да фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.