Алексей Песошин РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

11.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты, ул Идел буе төбәкләре территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләсенә багышланган иде.

Утырышта  катнашучылар Covid-19 таралуын кисәтү, инфекцияне профилактикалау чараларын оештыру, шулай ук авырулар өчен урын булдыру һәм дару алу мөмкинлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

“Федераль үзәк оператив рәвештә һәм үз вакытында субъектларга ярдәм итте һәм ярдәм итүен дәвам итә. Гомумән алганда, округ буенча төбәкләргә Covid-19 белән бәйле финанс ярдәме күләме якынча 180 млрд сум тәшкил итте. Субъектлар барлык резервларны туплаган. Хәзерге вакытта  коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 60 мең урын әзерләнгән”, - диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

“Гамәлгә кертелгән чаралар илдә коронавирустан үлүчеләр санын март аеннан 3 тапкырдан күбрәккә киметергә мөмкинлек бирде”,- диде РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.