Татарстан Президенты Мәскәүдә РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты

11.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов республика үсешенең төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты киләсе елда гамәлгә ашырырга планлаштырылган перспектив проектлар турында да мәгълүмат бирде. Рөстәм Миңнеханов транспорт инфраструктурасы, мәгариф системасының матди-техник базасын модернизацияләү, мәдәният тармагын һәм ТКХ өлкәсен үстерү өлкәсендәге проектларны билгеләде.

Очрашуда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, республиканың Төзелеш министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы җитәкчеләре дә катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.