Алексей Песошин Чаллыда “КАМАЗ” пресслау-рам заводында булды

11.12.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры, автогигант Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов җитәкчелегендәге делегация  Чаллыда “КАМАЗ” пресслау-рам заводында булды.

“КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин озатуында делегация әгъзалары рам әзерләү линиясен монтажлау барышы белән танышты.

КАМАЗ автозаводында 2017 елдан бирле пресслау-рам заводын модернизацияләү проекты алып барыла, эшләрне 2021 елда тәмамларга планлаштыралар.

Модернизацияләү проекты кысаларында Чаллы автозаводында рамнар әзерләү буенча заманча производство төзелә, аңа өч төп линия керә: лонжероннар әзерләүнең автомат линиясе, лонжерон һәм рам детальләрен буяу линиясе, шулай ук рам җыю конвейеры.

Заманча җиһазлар рамнар сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “КАМАЗ” ГАҖ матбугат хезмәте ярдәме белән.