ТР Хөкүмәт Йортында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
21.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры урыбасары Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны сәламәтләндерүне, шөгыльле итүне оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыруны исәпкә алып, 2013 елгы җәйге сәламәтләндерү кампанияләрен оештыру буенча бурычлар куелган.
Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән алдагы елларга ял системасы үсешенең төп алымнары килешенгән. Ел саен ял итү системасын яңартуга акча бүлеп биреләчәк, дип белдерде.
2013 елгы сәламәтләндерү кампанияләренең программа чараларын гамәлгә ашыруда 117 стационар балалар сәламәтләндерү лагерьлары, 18 санаторий-курорт учреждениеләре, 1044 мәктәп лагерьлары, 85 палаткалы лагерьларның катнашуы планлаштырыла.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын, аларны сәламәтләндерүне, шөгыльле итүне оештыру буенча Республика программасын уңышлы гамәлгә ашыру өчен кирәкле беренчел чараларны билгеләгән министрлык һәм ведомство вәкилләре чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте