Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының 2020 елга йомгаклау утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Утырыш кысаларында катнашучылар 12 инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. «Яшел Дача» компаниясе Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне төргәкләү һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзергә планлаштыра. 54 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Яңа җитештерүне Зеленодольск районында урнаштырырга булганнар.
«Транс Трейд «ТК» Зеленодольск районында пластик тәрәзәләр җитештерүне оештыру проектын тәкъдим итте. Компания ПВХ һәм алюминийдан тәрәзә эшләнмәләре җитештерү белән 11 ел шөгыльләнә инде. Бүген производствода 700 дән артык хезмәткәр эшли. Яңа җитештерү мәйданчыгы булдыру өстәмә 300 дән артык эш урыны бирәчәк.
«Йолдызлык» компаниясе Зеленодольскта «Манзара-Молл» сәүдә үзәген төзү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итүне сорады.
«Томо 2020» компаниясенең инвестицион проекты дәүләт-шәхси партнерлык шартларында ТР БРКХ базасында нур терапиясе үзәген булдыруны күздә тота. Беренче төбәк нур терапиясе балалар үзәгендә бөтен Идел буе федераль округыннан 5,5 меңнән артык бала дәваланачак.
«Рус ярминкәләре» тематик мәдәни-ял итү комплексы булдыру турында «Зар Галерея» ҖЧҖ җитәкчесе сөйләде. Проект Чаллыда 500 тирмәгә исәпләнгән, Бөтенроссия ел әйләнәсендә үткәрелә торган ярминкәләр челтәренә кертелгән, ул «Рус ярминкәсе» бренды астында ИТ-платформа белән берләшкән.
«Дарлетто» ҖЧҖ Чаллы шәһәре территориясендә җитештерү куәтләрен киңәйтергә ниятли. Джемнар һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча заводның икенче чираты проектын гамәлгә ашыру һәм вафля печеньесы җитештерүне җайга салу күздә тотыла.
«Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ Менделеевск районында игенчелек предприятиесен төзү проектын тәкъдим итте. Инвестицияләр 17 мең тонна игенчелек продукциясе (бодай, арпа, кузаклылар, рапс) җитештерүне оештыру өчен хезмәт итәчәк.
«Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ җитәкчесе ярымкаты сырлар һәм сөт продуктлары җитештерүе булган сөт эшкәртү заводын төзү проектын тәкъдим итте. Проект егәрлеге тәүлегенә 40 тоннага кадәр һәм тәүлегенә 23 тоннага кадәр каты сырлар һәм сөт эшкәртү куәте булган җитештерү булдыруга юнәлтелгән. Бу – елына 12,6 мең тонна әзер продукция.
Чистайда яңа элеватор төзү планлаштырыла. Проектның инициаторы "Био-Агро" компанияләр төркеме. Чыгымнарны оптимальләштерү, шулай ук ашлык чәчү буенча җитештерү циклының сыйфатын тулысынча тикшереп тору өчен компанияләр төркеме җитәкчелеге тарафыннан үз элеваторын төзү турында карар кабул ителгән.
«Био-Агро» компанияләр төркеме тәкъдим иткән икенче проект – Чистайда 10 мең тонналык ашлык терминалын төзү. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге хезмәтләр күрсәтеләчәк: беренчел һәм икенчел чистартуны үз эченә алган ашлык эшкәртү хезмәтләре, ашлыкны ташу буенча хезмәтләр һәм судноның ашлык саклагычларын һәм трюмнарын дезинсекцияләү, лаборатор тикшеренүләр уздыру, таможня процедуралары үткәрү һ. б.
Шулай ук Инвестицион советта катнашучылар Чаллыда проблемалы күп катлы торак йортларны төзеп бетерү буенча ике проектны гамәлгә ашыруны карадылар.
Инвестицион совет әгъзалары барлык тәкъдим ителгән проектларны хупладылар.