Алексей Песошин “Ел җитәкчесе – 2020” республика иҗтимагый конкурсының комиссия утырышын уздырды

10.12.2020

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел җитәкчесе – 2020” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, быел конкурс 7 номинация буенча узачак. Конкурста катнашучыларның исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләрнең берләшмәләре һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган.

“Барлыгы конкурста катнашу өчен икътисадның төрле предприятие һәм оешмаларыннан 120 җитәкче тәкъдим ителде. 2020 елда үзләренең коллективлары белән югары күрсәткечләргә ирешкән 82 җитәкче конкурс номинанты булды”, диде Премьер-министр.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов конкурс лауреатлары исеменә кандидатларны тәкъдим итте.

Аннары конкурс комиссиясе вәкилләре барлык номинацияләргә тәкъдим ителгән кандидатларны карадылар.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.