Валентина Матвиенко Страсбургта Универсиаданы тәкъдим итү күргәзмәсендә булды

20.03.2013

Бүген Страсбургта РФ Федераль Җыен Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Ауропа Советы штаб-фатирында 2013 елгы Универсиадага багышланган күргәзмәне карады. Аны экспозиция эчтәлеге белән Ауропа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин таныштырды.

Страсбургта тәкъдим ителгән күргәзмә Татарстанның социаль-икътисади хәлен күзаллау мөмкинлеге бирә, төбәкнең инвестицион үсешен һәм инвестияцияләр җәлеп итүчәнлеген сурәтли. Чараның максаты – Казанны янә Россия Федерациясендә һәм Ауропа бергәлеге илләрендә спорт башкаласы, фән һәм мәгариф үзәге, көчле инфраструктура потенциалына ия буларак таныту.

“Татарстан Ауропа башкаласы – Страсбургта Универсиаданы презентацияләүне үткәрү турында дөрес карар кабул иткән, - дип уртаклашты үз фикере белән Валентина Матвиенко журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Күргәзмә югары дәрәҗәдә оештырылган. Ауропа Советына кергән илләрнең делегацияләрендә зур кызыксыну уятты. Татарстан тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясады. Мин күптән түгел республикада булып шулай икәненә инандым. Бүген объектларның әзерлеге 100 процент диярлек. Болар барысы да Татарстанда яшәүчеләрнең һәм республика җитәкчелегенең зур хезмәте. Безнең Ауропага күрсәтерлек уңышларыбыз бар”.

Россия парламенты югары палатасы җитәкчесе сүзләренә караганда, күргәзмәдә булгач соңгы елларда ТР да булган үзгәрешләрне, Универсиадага төзелгән заманча спорт объектларын күреп ак көнләшү белән көнләшкән.

“Бу бер кулланылышлы инфраструктура түгел, ул спортка күпсанлы татарстанлыларны, ә иң мөһиме, яшьләрне һәм балаларны җәлеп итүргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Валентина Матвиенко. – Республика сәламәт яшәү рәвеше алып барачак. Татарстан Ауропа Советында заманча һәм югары дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. Мин бик шат һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтле”.

Бүген Валентина Матвиенко Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятенең 24 нче сессиясенең пленар утырышында катнашты. Конгресс сессиясе иртәгә тәмамлана.

Фәрит Мөхәммәтшин ММЧ вәкилләренә биргән әңгәмәсендә Россия делегациясе көн үзәгенә куелган бөтен мәсьәләләр буенча да диярлек чыгыш ясап, сессия чараларында актив катнашты, дип белдерде.

“Без Ауропа Советы мәйданчыгында Универсиаданы презентацияләүгә ирештек, - диде Дәүләт Советы Рәисе. – Тәкъдим итүгә Универсиада башкарма дирекциясе вәкилләре һәм министрлыклар белән ведомстволар да җитди әзерләнде, шулай ук кабул итүче як та уңайлы урын һәм вакыт тәкъдим итте”.

Страсбургта Универсиадага багышланган мультимедиалы тәкъдим итү проекты, биредә шундый күргәзмәләр үткәрүчеләр бәяләвенчә, иң яхшысы дип табылды, дип белдере Фәрит Мөхәммәтшин.

“Без, мөмкинлектән файдаланып Ауропаның үзәгендә безнең республиканы, безнең зур эшләрне күрсәттек, ауропа дәрәҗәсендә Татарстан имиджын җитди күтәрдек дип уйлыйм”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Страсбургта узган күргәзмәдә 47 Ауропа дәүләтенең төбәк һәм җирле хакимиятләреннән 300 дән артык вәкил катнашты.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге